Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты Казан Ратушасында хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Документка мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Стандартлаштыру һәм метрология институты генераль секретаре Ихсан Овют кул куйды.
Үзара килешүне имзалау 10 ел элек башланган партнерлыкның дәвамы. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты, Стандартлаштыру һәм метрология институты арасында беренче килешү 2017нче елның маенда төзелгән. Яңа документ институт белән республика мөселманнары Диния нәзарәте арасында турыдан-туры хезмәттәшлекне алга таба үстерүне ныгыта. Яклар тәҗрибә алмашу, уртак курслар һәм семинарлар үткәрү, шулай ук экспертлар алмашуны оештыру турында килеште. Алар бергәләп стандартлар, сыйфат, үлчәүләрнең төгәллеге, товарларны тикшерү, лабораторияләр булдыру һәм аларны аккредитацияләү юнәлешендә эшли. Гамәлдә бу бизнеска конкрет бурычларны хәл итәргә ярдәм итә. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) 2010 елда оештырылган. Ул, шул исәптән, халыкара хәләл системасын үстерү һәм илләр арасында мондый продукциягә таләпләрне килештерү белән шөгыльләнә.











