Татар телен аңларга, ирекле сөйләшергә һәм милли тарихыбызны тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләр өчен яңа проект эшли башлый.
Галиәсгар Камал исемендәге театрның Шәрык клубында «Тел ачкычы» татар теле клубының дәресләре уза. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, клубта телне яңа өйрәнә башлаучылар да, телне белү дәрәҗәсен яхшыртырга теләүчеләр дә катнаша ала. Дәрес программасына тере сөйләм практикасы, татар фольклоры, җырлары, милли мәдәният һәм тарих белән танышу кертелгән.











