«Физик-математик алгарыш» — Татарстан Республикасында 2024нче елдан бирле гамәлгә ашырыла торган күләмле мәгариф проекты. 2026 елда ул дәвам итә һәм укучыларга, укытучыларга, мәгариф оешмаларына ярдәм итүнең берничә юнәлешен үз эченә ала. Нечкәлекләре турында студиябез кунаклары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова һәм Татар балалар нәшрияты башкарма директоры Алсу Низамиева сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











