Бүген 29нчы октябрьдән 31нә кадәр «Казан Экспо»да Татарстан Республикасының мини-роботлар көрәше буенча III ачык турниры уза.
Әлеге күләмле форум, социаль өлкәдә, дәүләт идарәсендә һәм эшмәкәрлектә, цифрлы технологияләрне гамәли куллану мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әһәмиятле мәйданчык булып тора. Быелгы программада фәнни конференцияләр, хоккей матчы, махсус хәрби операция ветераннарының кибер көрәше күздә тотыла. Шулай ук терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә ясалма фәһем куллану мөмкинлекләре тәкъдим ителә.











