“Төркия белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше күләме үткән елда якынча 5 миллиард долларга кадәр үсте. Киләсе елда Татарстанда яңа инвестиция проектлары ачарбыз” дип өметләнәбез.Бу турыда Казанда Төркия Республикасы төзелүнең 103 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы кабул итү чарасында Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз белдерде. Бәйрәм тантанасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз өченче тапкыр әнә шулай Төркия җөмһүриятнең төзелү көне уңаеннан кунаклар каршылый.
Тантаналы бәйрәм кичәсендә Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганның милләтәшләренә котлавы ирештерелде. Республика җитәкчелеге исеменнән кичәнең мөхтәрәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга юлланган котлау текстын укыды.
Татарстан халкы, шәхсән үз исемемнән иң җылы теләкләрне кабул итегез. Бу бәйрәмдә азатлык рухы ныгый, ул инде гасырдан артык төрек халкына үз иленең үсеше хакына берләшеп, нәтиҗәле иҗат итәргә, бүгенге катлаулы сорауларга лаеклы җавап табарга ярдәм итә.
Тантаналы кабул итүдә дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, әдәбият сәнгать әһелләре катнашты.
Чарага килгән вакытта һәркемгә махсус билетлар да бирелгән иде. Кичә ахырында алар уйнатылды һәм отучыларга ял һәм сәяхәт белән бәйле бүләкләр тапшырылды. Шунысын да искәртеп үтик Казанда Төркия Баш консуллыгының ачылуына быел 30 ел.
Мөршидә Җиһан, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.











