5нче ноябрьдә Казанның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә – халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәте булган «Каз өмәсе» милли бәйрәме уза.
Бирегә килүчеләрне күңелле театральләштерелгән тамаша, борынгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп кышка каз әзерләү ысулы халык күз алдында җанландырыла, ә барлык теләүчеләр милли татар мичендә пешкән кайнар коймаклардан авыз итә ала. «Каз өмәсе» бәйрәме, гадәттә, кышның беренче суыклары төшү белән – билгеләп үтелә. Ул казларны күмәкләп эшкәртү һәм бергәләп хезмәт итү гореф-гадәтенә нигезләнгән, шуңа күрә дә халкыбызның бай мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше булып тора.











