Ноябрьнең беренче атнасы татарстан халкы өчен елның иң кыска эш атнасы була. Ул нибары өч эш көненнән тора, өстәвенә аларның икесе кыскартылган була.
Биш көнлек график буенча эшләүче хезмәткәрләр өчен эш көннәре — 2, 3 һәм 5 ноябрь. Шул ук вакытта сишәмбе, 3 ноябрьдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Бу 4нче ноябрь — Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтүгә бәйле. 5нче ноябрьдә тагын бер кыскартылган эш көне. Ул ел саен 6нчы ноябрьдә билгеләп үтелә торган төбәк бәйрәме — Татарстан Республикасы Конституциясе көненнән алда килә. Шуннан соң республика халкы тагын ике көн рәттән ял итә: 7 һәм 8 ноябрьдә, шимбә һәм якшәмбе көннәре. Җитештерү календаре нигезендә, стандарт биш көнлек эш атнасында Татарстанда 2026нчы елда 244 эш көне каралган. Ял һәм бәйрәм көннәре саны — 121.











