Аерым алганда, 4нче ноябрьдә, бәйрәм көнендә «Халыклар җаны» IV шәһәр фестивале, «Бер ил – бер гаилә» күргәзмәсе уза. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүдә Казанның студент яшьләре дә актив катыша. Моннан тыш, шәһәрнең спорт учреждениеләрендә зур программа планлаштырылган. Бәйрәм көнендә Искәндәр манежында регби буенча Казан Кубогы, «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә ветераннар арасында шахмат турниры, ә Дан спорт комплексында грек-рим көрәше буенча ярышлар уза. Шулай ук 12 ноябрьгә кадәр Россиядә һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» XI Халыкара акциясе уза. Казанда диктант язуның төп мәйданчыгы Халыклар дуслыгы йорты. Диктантта яшенә, мәгарифенә, милләтенә, диненә бәйсез рәвештә барлык теләүчеләр катнаша ала.











