Кадерле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан тәбрик итәм.
34 ел элек республикабызның Төп законы – үсешебез өчен хокукый нигез булу белән беррәттән, чын мәгънәсендә таяныч ноктасы да булып торган документ кабул ителде. Ул Татарстанда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерде, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүне билгеләде, республиканың социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә, рухи яңарышына этәргеч бирде.
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевка аеруча олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Тамырдан үзгәртеп кору елларында аның сәяси зирәклеге, алдан күрә белү сәләте, эзлекле эш йөртүе, күпмилләтле халкыбызның ышанычын терәк итеп, тынычлыкны һәм татулыкны сакларга, игелекле хезмәт юлыннан тайпылмаска һәм киләчәк уңышларыбызның нигезен салырга мөмкинлек бирде. Без әлеге принципларга бүген дә тугрылыклы – Конституция нормаларына таянып, законнарны камилләштерәбез, аларның заманга ярашлы, нәтиҗәле булуын һәм кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга хезмәт итүен кайгыртабыз.
Татарстан Ватаныбызның куәтен арттыруга, аның оборона сәләтен һәм технологик бәйсезлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, илебез Хөкүмәте һәм Федераль Собраниесенең ярдәме белән илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашырабыз – болар исә һәр татарстанлы өчен яңа мөмкинлекләр ачылуга, уңай үзгәрешләргә, тормыш сыйфатының яхшыра баруына китерә. Шул ук вакытта республикада гомер итүче халыкларның мәдәни мирасын, телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, аларның рухи хәзинәбез һәм көчебез чыганагы булуын яхшы аңлап, кадерләп саклыйбыз.
Татарстанның һәр казанышы бик күпләрнең – меңләгән эшчеләр һәм инженерларның, укытучылар һәм табибларның, эшкуарлар һәм галимнәрнең, туган җирне ихлас яратучы, аның якты киләчәге хакына эш дәрте, белеме һәм акыл егәре белән үзеннән өлеш кертүче һәркемнең хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Нәкъ менә шул бердәмлек, җаваплылык, максатлы омтылышлар республиканың тотрыклы үсешен һәм алгарышын тәэмин итә.
Хәзерге вакытта намус белән хәрби бурычын үтәүчеләр, Ватанның иминлеген, тынычлыкны саклап көрәшүчеләр бигрәк тә олылауга лаек.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә һәр эшне күңел биреп, тырышып башкаруыгыз, тормыш-яшәеш мәсьәләләренә гамьле мөнәсәбәт күрсәтүегез, республикабызның күркәм данын көннән-көн арттыра баруыгыз өчен зур ихтирамымны белдерәм. Һәрберегезгә чын йөрәктән сәламәтлек, бәхет, республикабыз һәм илебез мәнфәгатьләрендә барлык хәерле гамәлләрегездә уңышлар телим.
Бәйрәм мөбарәк булсын! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!











