Татарстанның гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәр гаиләнең тарихын теркәп бара, буыннар хәтерен саклый. Ел саен республикада 123 мең гражданлык хәле акты рәсмиләштерелә, 535 мең юридик әһәмияткә ия гамәл башкарыла. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә белдерде.
Бу атнада Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган чаралар уза. Бу
елларда Академия зур алгарыш кичерде, технологияләр, гуманитар сәясәт һәм
кадрлар ярдәме аша төбәкнең үсешен тәэмин итте. Бу турыда Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
Татарстан Юстиция министрлыгы махсус хәрби операция ветераннарына республика Дәүләт юридик бюросыннан бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга республика халкы исеменнән туган көне уңаеннан котлау юллады, дип хәбәр ителә ТР Рәисенең МАКСтагы рәсми каналында.
Татарстан Дәүләт флагын дәүләт һәм муниципаль милектәге спорт объектларында, шулай ук милек формасына карамастан, мәгариф оешмалары биналарында урнаштыру мәҗбүри булачак. «Татарстан
Республикасы дәүләт символлары турында» республика законына тиешле үзгәрешләр кертелде, документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзлады.
Идел буе федераль округы төбәкләрендә закон чыгару органнарының җитәкче составын формалаштыру дәвам итә. Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы составы да яңартылачак.
Бүген Төрекмәнстанда «Татар кызы» Халыкара конкурсы тәмамлана. Иртәгә «Аваза» милли туристлык үзәгендә җиңүче кызга автомобиль тапшырылачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга республика халкы исеменнән туган көне белән котлау юллады.
Татарстан Фәннәр Академиясе Россиянең фәнни-технологик үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта Фәннәр Академиясенең 35 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасында Россия Федераөиясе Хөкүмәте Рәисе
урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына
багышланган тантаналы чараларда катнашучылар белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган
очрашуда төбәк, федераль һәм чит ил фәнни берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашучылар белән очрашты.
Татарстан Фәннәр Академиясе эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк республиканың интеллектуаль үзәгенә әверелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Галиәсгар Камал исемендәге театрда Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада шул хакта әйтте.
2027 елга һәм 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты проекты һәм 2027-2029 елларга Социаль-икътисадый үсеш фаразы буенча республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән видео элемтә аша киңәшмә узды. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы һәм җирле үзидарә депутатлары, муниципаль районнар башлыклары, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.











