Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында хәрби медицина хезмәте лейтенанты, махсус хәрби операциядә катнашкан Александр Потанинның гаиләсе белән очрашты, аларга Россия Федерациясе Герое исеменең «Алтын Йолдыз» медален тапшырды.
2027 елга, 2028 һәм 2029 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты шактый киеренке формалаштырылган. Бу хакта Республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде.
Буа ветеринария техникумында яңа уку елының иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе — Беренче курс студентлары көне узды.
Казанда Казахстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев исеменнән килүчеләрне истәлекле вакыйга белән котлады.
«Ел инженеры» VII республика конкурсына гаризалар 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Конкурста студентлар, югары уку йортлары, җитештерү компанияләре хезмәткәрләре үз белемнәрен сынап карый ала.
Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе мәйданында Мәскәү экспорт үзәге һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Ясалма акылның нигез принципларын уйлап бетермичә, аны фәнгә һәм мәгарифкә кертергә ярамый. «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко шул хакта әйтте.
Профильле программа буенча Татарстан ясалма акыл белән бәйле проектларны үстерүгә 5 миллиард сум акча тотачак. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан Дәүләт Советында Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтында укучы беренче курс студентлары булды. Алар белән парламент Рәисе Фәрид Абдулганиев очрашты.

Республика икътисад министрлыгында Татарстаннан сайланган Россия сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде.