Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәренең төп максаты — «Россия энергетика атнасы» IX Халыкара форумында катнашу.
Бүген «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты. Республиканың генерацияләүче куәтләрен һәм электр челтәре комплексын модернизацияләү мәсьәләләре төп темага әверелде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнеханов катнашында сынау режимында эчке рейсларга хезмәт күрсәтү өчен яңа B терминалын эшләтеп җибәрделәр.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев уникаль осталык үзәгендә «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан бизнес-форумына старт бирде. Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге
Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар билгеләп үткәнчә, Һиндстанда
күбрәк студентлар һәм инвесторлар республика файдасына сайлау ясый.
Киләсе атнаның дүшәмбе көнендә – 19 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советының 25 нче утырышы була.. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — республиканың өчьеллык бюджеты буенча фикер алышу.











